news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергачта билбау көрәше май аенда узачак

Көрәш 2020 елда узарга тиеш иде, эпидемиологик вазгыять булу сәбәпле күчерелде.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Сергачта Бөтенроссия билбау көрәше федерациясе 2021 елга кабул иткән ярышлар календаре кысаларында милли турнир 15-18 майда үтәр дип билгеләнгән. Бу хакта «Туган як» Түбән Новгород өлкәсе иҗтимагый-сәяси газетасы хәбәр итә, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте..

Сергачның «Лидер» ФСКсы базасында 2020 елда үтәргә тиешле яшүсмер егет-кызлар арасында билбаулар белән көрәш буенча Россия беренчелеге берничә тапкыр эпидемиологик вазгыять булу сәбәпле күчерелде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100