news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда туган Вероника Кудерметова Россиянең икенче ракеткасы булды

23 яшьлек спортчы WTA рейтингын берьюлы 10 пунктка яхшыртты һәм дөньяда 36нчы урынга күтәрелде.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Теннисчы Вероника Кудерметова Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә турнирда уңышлы чыгыш ясаганнан соң, ул анда финалга барып җитте, WTA рейтингын яңартты.

Казанда туган 23 яшьлек кыз берьюлы 10 пунктка күтәрелеп, үзе өчен рекордлы 36нчы урынны яулады. Хәзерге вакытта Кудерметова — Россиянең икенче ракеткасы. Россия теннисчыларыннан бары 26 яшьлек Екатерина Александрова гына (WTA рейтингында 33нче урын) аңардан югарырак.

Светлана Кузнецова — 37нче, ә Анастасия Павлюченкова — 39нчы урында. Россиянең иң көчле теннисчылары бишлеген Анна Блинкова йомгаклый. Дөнья рейтингының иң яхшы 130 теннисчылары арасына Россиянең 10 вәкиле керә.

Искәртеп узабыз, узган атнада Кудерметова Абу-Дабида приз фонды 565 мең доллар булган дәрәҗәле теннис турниры финалында Белоруссиядән, ул вакытта 10нчы дөнья ракеткасы (хәзер 7нче урынны били) булган Арина Соболенкога оттырды (0:2). 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100