Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Раил Нургалиев «Манзара-2020» бәйгесендә Муса Галләмовны җиңде
2018һәм 2019 елгы җинүчеләр үзара көч алышкан иде.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар- информ», Гөлнар Гарифуллина). «Манзара-2020» бәйгесендә иганәчеләрдән аерым призга көрәштә Раил Нургалиев Муса Галләмовны җиңде.
Көрәшчеләр биш минут бил алышты. 7:5 балл исәбе белән Раил батыр калды. Көрәшчеләр икесе дә бик гайрәтле булганлыктан, көрәш бик киеренке барды.
Көрәшчеләрне ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов котлады. Раилнең күптән түгел әтисен югалтканы әйтелде. Хәлил Шәйхетдинов бүгенге җиңүен әтисенә багышлаганын әйтте. Муса Галләмов Раил Нургалиевның көчлерәк булуын таныды.
Көрәшчеләргә 150 һәм 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз