news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин «КамАЗ-Мастер» командасын раллида җиңүләре белән котлады

Дәүләт башлыгы спортчыларга уңышлар һәм яңа казанышлар теләде.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «КамАЗ-Мастер» командасын — Андрей Каргинов, Андрей Мокеев һәм Игорь Леоновны «Дакар-2020» ралли-марафонында йөк машиналары арасында җиңүләре белән котлады. Бу хакта Кремль сайтында бастырылган телеграммада әйтелә.

«Сез бу легендар ярышларның барлык этапларын да уңышлы үттегез, ныклык, команда бердәмлеге, нәтиҗәгә омтылугызны күрсәттегез. Үзебезнең автомобиль техникасының гаять зур мөмкинлекләрен һәм куәтле потенциалын күрсәттек», диелгән текстта.

Дәүләт башлыгы спортчыларга уңышлар һәм яңа казанышлар теләде.

Кичә Россиянең Андрей Каргинов җитәкчелегендәге «КамАЗ-Мастер» командасы экипажы «Дакар» раллие йөк машиналары зачетында беренче урынны алды. Бу Каргинов командасының икенче җиңүе, беренче тапкыр 2014 елда уңышка ирешкән иде. Ул вакытта экипаж дүрт махсус участокта иң яхшысы булды.

2020 елда «Дакар» раллие беренче тапкыр Согуд Гарәбстаны территориясендә узды. «КамАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин моны узышчылар өчен чакыру дип атады, чөнки аларның берсе дә бу илдә ярышмаган әле.

2019 елда йөк машиналары зачетында ярышларда Эдуард Николаев экипажы җиңде. Экипаж өчен бу өченче тапкыр рәттәндүртенче җиңү иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100