news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Манзара"ның ярымфинал көрәше башланды

Ярышларда барлыгы 23 көрәшче көч сынаша.

"Манзара"ның ярымфинал көрәше башланды
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Казан циркында «Манзара-2020» спорт-җыр бәйгесенең ярымфинал көрәше башланды. Барлыгы дүрт көрәшче бил алыша. Икесе финалга чыгачак.

Быелгы бәйгедә барлыгы 23 көрәшче көч сынаша. Яр Чаллыдан Рәдис Гыйләҗетдинов, Башкортстаннан Айнур Сыртаев, Әлмәттән Айдар Алтынбаев, Алабугадан Илнар Галимов финалга чыгу өчен бил алышачак.

«Манзара-2018» премиясе иясе Раил Нургалиев һәм «Манзара-2019» җиңүчесе Муса Галләмов аерым приз фонды өчен көрәшәчәк. Җиңүче 150 мең, ә җиңелүче 100 мең сум алачак. Батырлар икесе дә көрәш буенча Россия чемпионнары.

Иганәчеләр тәкъдиме белән 100 мең сумны тәшкил иткән приз фонды өчен Риназ Кәлимуллин һәм Булат Мусин көрәше оештырыла.

«Манзара» премиясе кысаларында быел беренче тапкыр сумо көрәше дә оештырылды. Сумода үзен көрәшчеләр генә түгел, залдагы тамашачылар, шул исәптән, кечкенә балалар да сынап карады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100