Әлмәт журналистлары спорт комплексында ял итте

Алар «Күңелле стартлар»ярышларында катнашты.

(Әлмәт, 18 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәтнең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм Журналистлар берлеге әгъзалары «Мирас» спорт комплексына ял итәргә җыелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.


Россия матбугаты көнен соңлап булса да «Күңелле стартлар» белән бәйрәм иттеләр. #Әлмәттаңнары коллективы да уеннарда катнашып, җитез, физик яктан көчле булуын күрсәтте.

Алар сынатмады. Ахырдан бассейнда йөзеп, ару-талуларны юып та төшерделәр.