news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2020»да җиңүе белән котлады

Хәзерге команданың җиңүе ТАССРның 100 еллыгы алдыннан аеруча әһәмияткә ия, дип сөйләде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2020»да җиңүе белән котлады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2020» раллиенда җиңүе белән котлады. Котлау телеграммасы «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм команда җитәкчесе Владимир Чагин адресына җибәрелгән. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия һәм дөнья автоспорты тарихында татарстанлыларга хас осталык, үҗәтлек һәм максатка ирешү омтылышына тиң команда юк. Мавыктыргыч узыш, остазларның тәҗрибәсе һәм экипажның профессиональлеге, йөк машиналарының югары техник потенциалы ярдәмендә иң күренекле казанышлар мөмкин булуын исбатлады», диелә телеграмма текстында.

Мөхәммәтшин фикеренчә, команданың хәзерге җиңүе ТАССРның 100 еллыгы алдыннан аеруча әһәмияткә ия. «Татарстан һәм бөтен Россия «КАМАЗ» бренды һәм бөтен автозавод командасының нәтиҗәле эше белән горурлана», — диде ул.

«КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин җиңүне ТАССРның 100 еллыгына багышлады. Бу турыда ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына әйтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100