Дөнья чемпионы булыр өчен Әлки спортчысы көн саен 15 тонна тимер күтәргән

Газинур Фәттахов гер спортында уңышка ирешү өчен биш-алты ел вакыт кирәк, ди.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Әлки спортчысы, 2017 ел азагында Көньяк Кореянең Сеул шәһәрендә ветеран спортчылар арасында гер күтәрү буенча дөнья чемпионы булып танылган 53 яшьлек Газинур Фәттахов «Татар-информ» хәбәрчесенә ярышка әзерлек серләрен чиште.«Гер спорты ат көче таләп итә. Тимер бөгәрдәй көчле ир-аттан югары нәтиҗәгә ирешерлек герче чыксын өчен, биш-алты ел дәвамында база булдырырга, техникасын ныгытырга кирәк. Дөнья чемпионаты алдыннан миңа өч ай дәвамында һәр күнегү саен 15 тонна авырлык күтәрергә туры килде», – диде Газинур Фәттахов.Чемпионатта ул 85 килограммнан югары авырлыкта көч сынашкан.«Аеруча Эстония, Америка, Украина һәм Латвиядән көндәшләрем көчле иде. Әзерлек эзсез калмады – барысыннан да өстен чыктым», – диде «Татар-информ»га герче.Газинур Фәттаховның уңышларына багышланган репортажны «Интертат»та укый аласыз.