Теннисчы ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында узачак XV Россия Кубогында 120 спортчы катнаша

Теннисчы ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында узачак XV Россия Кубогында 120 спортчы катнаша

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 29 гыйнвардан алып, 4 февральгә кадәр “Баскет-холл”ның кече аренасында теннис буенча “Казан Кремле Кубогы” XV Россия Кубогы үтәчәк. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 29 гыйнвар - 4 февраль көннәре хатын-кызлар уены өчен билгеләнгән. 8-12 февральдә теннисчы ир-атлар ярышачак.

Ярышларда бөтен Россиядән җыелган 120 спортчы катнашачак. Шуларга мисал итеп, Сергей Кротюк, Дмитрий Рачев, Анастасия Петухова, Ирина Коткина һәм башкаларны китерергә була. Гамәлгә кергән гадәт буенча, “Казан Кремле Кубогы” кысаларында “Зур түбәтәй” VIP-турниры да уздырылачак.

Хатын-кызлар бәйгесендә 29-30 гыйнвар сайлап алу этабына багышлана, 31 гыйнвар-4 февраль көннәрендә төп этап тәкъдим ителәчәк, 3-4 февральдә ярымфинал һәм финал матчлары уйналачак. Ир-атлар уенына килгәндә, 6-7 се сайлап алу узачак, 8-12 февраль көннәре төп этап өчен сарыф ителәчәк һәм 11-12 февральдә ярымфинал һәм финал уеннарын күрергә мөмкин булачак. 1-4 февральдә югарыда әйтеп кителгән VIP-турнир көтелә.