^Марат Бариев: “Сергей Рублевский үзенең шахмат өлкәсендәге осталыгын исбатлады һәм шахматчыга хас сыйфатларын күрсәтте”

^Марат Бариев: “Сергей Рублевский үзенең шахмат өлкәсендәге осталыгын исбатлады һәм шахматчыга хас сыйфатларын күрсәтте”

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында 2005 елның шахмат буенча Россия чемпионы, халыкара гроссмейстер Сергей Рублевский белән матбугат конференциясе булды. Биредә С. Рублевскийны ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев һәм ТР Шахмат федерациясенең башкаручы директоры Марат Мөхетдинов котлады, аңа истәлекле бүләкләр һәм “Казанның меңъеллыгы истәлегенә” медале тапшырылды. “Сергей Рублевский үзенең шахмат өлкәсендә осталыгын исбатлады һәм шахматчыга хас сыйфатларын күрсәтте”, - диде Марат Бариев. Шахмат остасы бүгенге көндә дөнья буенча 35 нче урында тора икән. 30 нчы декабрь көнне тәмамланган чемпионаттан соң, 31 нче декабрь көнне Сергейны ТР Президенты Минтимер Шәймиев тәбрикәләгән булган. Сергей бу хакта зур горурлык белән хәбәр итте. Моннан тыш, декабрь ае шатлыкларына, нәселенең артуы - гаиләсендә улы тууы да өстәлгән.

Сергей Рублевский 1975 елда Курган шәһәрендә туган. Шахмат белән биш яшеннән үк кызыксына башлый. Беренче тренеры Виктор Корнилов аны беренче разрядлы спортчы дәрәҗәсенә җиткерә. 1981 елда Сергей халыкара гроссмейстер Александр Панченко җитәкчелегендәге Бөтенроссия шахмат мәктәбенә укырга керә. Бу мәктәп аның булган белемнәрен тагын да тирәнәйтә. 1987-1989 елларда ул җентекләп сайлап алу турын үтеп, М. Ботвинник һәм Г. Каспаров шахмат мәктәпләренә укырга керү бәхетенә ирешә. Сессияләр арасында укучылар дөнья чемпионнары төзегән шәхси планнар буенча эш алып барган. Сергей шахмат үсешендә сизелерлек зур адымнар ясый һәм спортның бу төре белән белгечләрчә шөгыльләнә башлый. 1991 елда ул спорт мастеры нормасын үтәп, Россия чемпионы исемен ала. Шушы ук елны ул СССР чемпионатында катнашып, 4 нче урынны яулый һәм бу уңыш аңа гроссмейстерлыкка беренче балл бүләк итә. Икенче баллны исә, 1993 елда Курган шәһәренең Я. Витебски Мемориалында ала. Даими рәвештә үткәрелә торган турнирларда да күп уйнап, призлы урыннарга чыга.

1996 елда Бөтенроссия шахмат Олимпиадасында Россия җыелма командасы составында катнашып, команданың беренче урын алуы – иң истәлекле вакыйгаларның берсе булып тора. 1997 елда Сергей Россия җыелма командасы составында дөнья чемпионы булып таныла. С. Рублевский, Россия җыелма командасы вәкиле буларак, 1996, 1998, 2000, 2002 елларның дүрт тапкыр олимпия чемпионы да. 2004 ел башында Мәскәүнең “Аэрофлот-опен” турнирында җиңү нәтиҗәсендә аңа дәрәҗәле Пойковский халыкара турнирында катнашу хокукы бирелә. 2005 елда ул Россия җыелма командасы составында дөнья чемпионы исеменә лаек була.

Сергей Ханты-Мансийски өлкәсендәге шахматчыларның бик оста көндәшләр булуын таныды. “Гомумән алганда, турнир авыр булмады, партияләр җиңел уйналды. Кәеф яхшы булганда, күңел тискәре тәэсирләрдән азат булып, тыныч булганда, зиһенне туплап, җиңүгә ирешеп була”, - дип уйлый чемпион. Киләчәктә дә чемпионны халыкара турнирлар көтә.