Алексей Морозов елның иң яхшы ун спортчысы исемлегенә керде

Алексей Морозов елның иң яхшы ун спортчысы исемлегенә керде

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Спорт журналистлары фикеренчә, 2007 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең җыелма командасы һәм Казанның “Ак Барс” капитаны Алексей Морозов Россиянең иң яхшы ун спортчысы исемлегенә кергән.

“Новости” РМА хәбәр иткәнчә, Россиянең спорт журналистлары Россиянең Теннис федерациясе президенты, илнең җыелма командасы капитаны Шамил Тарпищевны 2007 елның иң яхшы тренеры дип таныган. Башка кандидатуралар арасында Дэвид Блатт (баскетбол), Гус Хиддинк (футбол) һәм Вячеслав Быков (хоккей) бар. Дөрес, бу номинантлар өчен тавышлар бик аз бирелгән.

Шамил Тарпищев җитәкчелегендә Россиянең җыелма командасы Федерация Кубогында төп трофейны яулады, ә ирләр командасы Дэвис Кубогына җитеп, америкалыларга оттырды.

Россия спорт журналистлары шулай ук узып баручы елның иң яхшы спортчыларын атаган. Абсолют җиңүчеләр дип җиңел атлетчы Татьяна Лебедева (озынлыкка һәм өчле сикерү) һәм шест белән сикерү остасы Елена Исинбаева табылган.

Иң яхшы спортчылар унлыгына шулай ук Юлия Ефимова (йөзү), Ольга Завьялова (чаңгылар), Андрей Кириленко (баскетбол), Матвей Коробов (бокс), Алексей Морозов (алкалы хоккей), Махач Муртазалиев (көрәш), Роман Павлюченко (футбол), Станислав Поздняков (фехтование) кергән.

2007 елның иң көчле командасы дип баскетбол буенча Россиянең ирләр җыелма командасы аталган. Ул үз тарихында беренче мәртәбә Ауропа чемпионатында җиңү яулады, дип хәбәр итә “Новости” РМА.

2008 елның гыйнварының икенче яртысында узачак рәсми тантанада лауреатлар традицион приз – “Көмеш болан” сыны белән бүләкләнәчәк.