Әлки районы каратэчылары Бөтенроссия турнирында беренчелекне яулады

Алар 17 медаль алган.
(Әлки, 17 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре").  Әлки районы каратэчылары Бөтенроссия турнирында беренчелекне яулады. Б туурыда район газетасы сайтында хәбәр ителә.12-13 октябрьдә Кама Аланында узган киокусинкай турнирында Идел буеның алты төбәгеннән 500 гә якын спортчы катнашты. Әлки районы каратэчылар 9 алтын, 5 көмеш һәм 3 бронза медаль яулады.