Кукмара районы Сәрдәүч авылында “Көзге Кубок – 2017” спорт ярышларының икенче этабы үтте

Ярышларда 49 яшүсмер һәм 32 кыз катнашты.

(Кукмара, 17 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы Сәрдәүч авылында “Көзге Кубок – 2017” спорт ярышларының икенче этабы үтте, дип яза район газетасы.

Сәрдәүч авылы трассасында чаңгы роллер һәм велосипедта узышу буенча “Көзге Кубок – 2017” спорт ярышларының икенче этабы узды. Ярышларда 49 яшүсмер һәм 32 кыз катнашты.

Яшүсмерләр арасында Аскар Галимьянов (Ош.Юмья) – өченче, Олег Зайцев (Ош.Юмья) – икенче, Ленар Ибәтов (Ош.Юмья) беренче урыннарны алды.

Кызлар арасында өченче урында – Алина Акашкина (Ош.Юмья), икенче урында - Ксения Баймакова (Нырья), беренче урында - Анна Арсентьева (Нырья).