"Ак Барс" хоккейчылары бүген "Йокерит" командасы белән уйный

Көндәшләрнең соңгы 14 уенда җиңелгәне юк.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген, 17 октябрьдә, Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Хельсинкида "Йокерит” командасы белән очраша. Финляндия башкаласындагы матч Мәскәү вакыты белән 18.30 сәгатьтә башлана.

КХЛ тарихында көндәшләрнең бер-берсе белән 6 мәртәбә очрашканы бар: 4 уен “Ак Барс”ның җиңүе белән төгәлләнсә, “Йокерит” 2 мәртәбә уңышка ирешкән. Узган сезонда “Ак Барс” ике очрашуда да өстенлеккә ирешкән иде: Казандагы уен 4:2, читтәге матч 5:4 исәбенә төгәлләнде.

Быелгы сезонны “Йокерит” уңышлы башлады. Хельсинки клубының соңгы 14 уенда җиңелгәне юк. Гомумән, сезон башыннан бирле 18 уен уздырган “Йокерит” хоккейчылары ике мәртәбә генә җиңелде. Ә төп вакытта җиңелүләр саны берәү генә. Очколар саны – 47, алкалар аермасы – 60-23!

"Йокерит” әлегә Көнбатыш конференциядә 3 нче урында бара. 20 уенда тупланган 43 очко белән “Ак Барс” исә Көнчыгышта 1 нче баскычта урнашты.