Казанда бокс буенча Айрат Хаматов бүләгенә IX Бөтенроссия турниры узды

Анда Россиянең 14 төбәгеннән 112 боксчы катнашты

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ", Юлия Демченко). Кичә Казаның “Бокс һәм өстәл тенннисы үзәге” спорт комплексында дөнья чемпионы, атказанган спорт мастеры Айрат Хаматов бүләгенә “А” классы бокс буенча IX Бөтенроссия турниры тәмамланды.
Анда Россиянең 14 төбәгеннән 112 боксчы катнашты. Алар барысы да “Россия Федерациясе спорт мастеры” исеме өчен көрәште.
Нәтиҗәдә, беренче һәм икенче урыннар буенча Ульян өлкәсе спортчылары беренчелеккә чыкты.
Татарстанлылар 3 көмеш һәм 7 бронза медальгә ия булды.
Финалда Татарстаннан 2 урта һәм авыр үлчәм категорияләрендә 2нче урын алган Нияз Мирзин, Андрей Краснов һәм Булат Рәхимов катнашты, дип хәбәр итә ТР Бокс федерациясе матбугат секретаре Юрий Петрук.
Җиңүчеләргә бүләкләрне 20 ел элек Мәскәүдә алтын медаль яулаган атказанган спорт мастеры Айрат Хаматов тапшырды.