2022 елгы Олимпиада талисманы панда булды

Пекиндагы 2022 елгы кышкы Олимпия уеннарын оештыру комитеты Уеннарның рәсми битлеген тәкъдим итте.

(Казан,17 сентябрь, «Татар-информ»). Пекиндагы 2022 елгы кышкы Олимпия уеннарын оештыру комитеты Уеннарның рәсми битлеген тәкъдим итте. Ул панда аюы булды. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Боз киемле, алтын йөрәкле һәм спортның барлык кышкы төрләренә мәхәббәтле булган бу панда олимпиаданың чын рухын бөтен дөнья белән уртаклашырга әзер», - диелә оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәрендә.