Корбан Бердыев: Максат – тотрыклы состав булдыру

Сезон башында "Рубин"га имгәнгән футболчыларының күп булуы да аяк чала.
(Казан, 17 август, “Татар-информ”). Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 7 нче тур уенына – 19 августта “Казан Арена”да узачак Махачкаланың “Анжи” командасына каршы матчка әзерләнә. Бүген команданың баш тренеры Корбан Бердыев ачык күнегүләр вакытында журналистлар белән аралашты. Сүз шушы көннәрдә генә булган яңалык – “Анжи” командасында баш тренерның алмашынуыннан башланды.
 
“Кагыйдә буларак, андый вакытта команда эмоциональ яктан күтәрелеш кичерә һәм алдагы тренерга караганда күтәренке рухта уйный. Безгә беренче чиратта тотрыклы состав булдыру өстендә эшләргә кирәк. Максат шундый. Чөнки имгәнгән уенчылар бар. “Анжи” составында индивидуаль яктан көчле уенчылар барын да онытырга ярамый. Аларга мөмкинлек бирмәскә кирәк”, – диде Корбан Бердыев көндәш командага каршы уенга әзерлек турында.
 
Имгәнгән уенчылар димәктән, баш тренер сакчы Карлос Самбраноның гомуми төркемдә шөгыльләнә башлавын, әмма уенга әзер булмавын, яшьләр составында яхшы нәтиҗә күрсәткән ярымсакчы Илзат Әхмәтовның да әлегә төп состав уенчыларыннан көчле булмавын җиткерде. Ә “Рубин”ның 5 футболчысы ил җыелмасына чакырылуы уңаеннан сөенүен белдерде.
 
“Аларның “Рубин” данын яклавы сөендерә. Җыелмада ныгып калсыннар иде”, – диде Корбан Бердыев.