Ун ил Россия командасын Риодагы олимпиадада катнаштырмаска дигән таләп куя

Мөрәҗәгать Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның Сочида Олимпия уеннарындагы допинг турындагы доклады дөнья күргәннән соң игълан ителәчәк

  (Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Ун илнең допингка каршы комитетларының вазифаи затлары Халыкара олимпия комитетына Россия делегациясен җәйге Олимпия уеннарында катнаштыруны тыюны сорап, мөрәҗәгать әзерли. Бу хакта The New York Times газетасы үз карамагына эләккән электрон язышуга сылтама белән хәбәр итә.

Допингка каршы спорт функционерлары бу мәсьәләне дүшәмбе көнне, Риода ачылыш тантанасына өч атна кала күтәрер дип көтелә. Алар Бөтендөнья допингка каршы ассоциациянең Сочида 2014 елда Олимпия уеннарында допинг куллану турындагы тикшерү нәтиҗәләрен көттеләр.

Билгеле булган мәгълүматларга караганда, АКШ, Германия, Испания, Япония, Швейцария һәм Канаданың допингка каршы оешмалары һәм "бөтен дөньядан олимпиялеләр төркеме"нең 20 дән артык спортчысы мөрәҗәгать әзерли.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында Американың допингка каршы агентлыгы башлыгы Трэвис Тайгерт һәм Канаданың спортта этика мәсьәләләре үзәге президенты Пол Мелиа имзалаган хат проектында Россия командасын Рио-де-Жанейрода Олимпия һәм Параолимпия уеннарында катнаштырмау турында Халыкара олимпия комитетына мөрәҗәгать турында сүз бара иде. Мөрәҗәгать ВАДА Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның Мөстәкыйль комиссиянең Сочида Олимпия уеннарындагы допинг турындагы доклады дөнья күргәннән соң, сишәмбе игълан ителергә тиеш.

Рио-де-Жанейрода Олимпия уеннары 5-21 августта узачак, Параолимпия уеннары - 7-18 сентябрьдә.

(Гөлүзә Василова әзерләде)