Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрауның баш батыры бәйрәмнән 125 килолы сарык һәм яңа автомобиль белән кайтып китте
Көрәшчеләр алты авырлык категориясендә бил алыштылар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Мамадыш районы Җөри авылында керәшен халкының "Питрау" бәйрәмендәге көрәштә Дмитровград шәһәреннән Сергей Павлик баш батыр булды. Бу хакта Мамадыш районының "Нократ" җирле басмасы хәбәр итә.
Сергей Павлик, "Иң көчле ир-ат" титулы белән бергә, 125 кило авырлыктагы сарык һәм җиңел автомобиль иясе булды. Җиңел авто ачкычлары шулай ук Ринат Хәйретдинов һәм Булат Юнысовка тапшырылды, алар җирәбә ярдәмендә билгеләнде. Көрәшчеләр алты авырлык категориясендә бил алыштылар.
Питрау батырлары: 65 кг авырлык категориясендә - Мамадыштан Булат Юнысов, 75 кг - Әлмәттән Рамил Синякеев, 85 кг - Балтачтан Ринат Хәйретдинов, 100 кг - Теләчедән Муса Галләмов, 120 кг - Зәйдән Радик Сәләхов.
Искәртеп үтик, быел Питрау көрәшендә автомобиль ияләрен ачыклау өчен яңа кагыйдәләр кертелгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз