Казан Кремлендә "Динамо-Казан" чирәмдә хоккей командасын котладылар

Россия чемпионатында 12 тапкыр һәм БДБның беренче чемпионатында җиңү белән уенчыларны Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендo "Динамо-Казан" чирәмдәге хоккей командасын котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз: үткән атнада "Динамо-Казань" командасы чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионы титулын 12 мәртәбә яулады. Шулай ук быел беренче мәртәбә БДБ Кубогына чемпионат уздырылды, Казан спортчыларына анда да тиңнәр булмады.  

Рөстәм Миңнеханов чемпионнарны котлады һәм Татарстанда бу спортны үстерү эшен игътибар белән күзәтүен әйтте. "Сезнең җанатарларыгыз күп. Чирәмдәге хоккей уенының популярлыгын раслый бу. Безнең мәгълүматлар буенча, меңнән артык кеше бу спорт төре белән актив шөгыльләнә, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, "Динамо-Казан" җиңүе – Татарстан спортчыларының гомуми казанышларына чираттагы өлеш, шуңа күрә Казанны Россиянең спорт башкаласы дип атап була. - Спорт башкаласы исеме спорт корылмаларының күплеген генә түгел, ә, беренче чиратта, нәтиҗәләр турында да белдерә. Бүген без бу нәтиҗәләр белән мактана алабыз", - диде Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

Рөстәм Миңнеханов спортчыларга һәм тренерлар штабына республика данын еракка таратканнары өчен һәм Россия спортына керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук Татарстан лидеры билгеләп үткәнчә, бу уртак җиңү, ул – команданың, иганәчеләрнең һәм Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей федерациясенең тырыш хезмәте һәм бердәмлеге нәтиҗәсе. "Бездә Чирәмдәге хоккей үзәге бар, ул Россиядә генә түгел, Европада иң яхшылардан санала. Болар бар да – җиңү рухы һәм иганәче ярдәме – мондый бурычларны хәл итәрлек бердәм команда формалаштыра", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары клуб коллективына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын, шулай ук 5 млн сумга бүләк сертификаты тапшырылды.

Җавап сүзендә "Динамо-Казан" командасының баш тренеры Араик Маргарян республика җитәкчелегенә үзләренә карата күрсәтелгән игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Ул Рөстәм Миңнехановка чемпион медале, чирәмдә хоккей уйнау өчен кәшәкә һәм истәлекле фотоальбом бүләк итте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.