Казанда җиңел атлетика буенча Россия беренчелегенең нәтиҗәләре билгеле булды

Кичә Казанның Үзәк стадионында 20 яшьтән 23 яшькәчә яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге старт алды
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Кичә Казанның Үзәк стадионында 20 яшьтән 23 яшькәчә яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге старт алды.
23 яшькәчә кызлар арасында 400 метрга барьерлар аша йөгерү нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчысы Екатерина Харитонова 59,71 күрсәткече белән финалга чыкты. Шулай ук Санкт-Петербург-2 командасыннан Надежда Алексеева (1,00.49), Краснодар краеннан Ольга Балацкая (58,97), Мәскәүдән Ирина Давыдова (58,25) һәм Дарья Кораблева (56,34), Мәскәү–2 командасыннан Анна Верховская (58,66), Санкт-Петербург-2 командасыннан Анна Верховская (59,64), Свердловски өлкәсеннән Екатерина Ташкинова (59,08) да финалда йөгерәчәк.
23 яшькәчә яшүсмерләр арасында 400 метрга барьерлар аша йөгерү нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчысы Леонид Никаноров 53,47 күрсәткече белән финалга чыкты. Шулай ук Краснодар краеннан Игорь Кубыщенко (53,53) һәм Владимир Гузий (51,64), Мәскәүдән Назар Блакитный (53,49) һәм Илья Белоусов (52,40), Кабарда-Балкар Республикасыннан Юрий Ломако (53,14), Новосибирски өлкәсеннән Вячеслав Сакаев (50,29), Самара өлкәсеннән Виктор Комаров (53,10) финалда катнашачак. Бу дистанцияләргә йөгерү финаллары бүген 17.45 һәм 18 сәгатьләрдә башлана, дип хәбәр итә ярышлар матбугат хезмәте.
23 яшькәчә яшүсмерләр арасында ядрә этәрү ярышлары тәмамланды. Төньяк Осетия-Алания Республикасыннан Валерий Кокоев 19,75 нәтиҗәсе белән лидерлыкка чыкты. Санкт-Петербург спортчысы Александр Буланов 19,03 нәтиҗәсе белән көмеш медальгә ия булды. Лидерлар өчлеген Мәскәүдән Александр Буланов (18,04) төгәлләде. Татарстан спортчысы Дмитрий Сдобин (15,28) 11 урынны алды.