Әлки районыннан студент Ильвир Хәйруллин билбау көрәше буенча Татарстан чемпионы булды

Аның тренеры – әтисе Илмир Хәйруллин.

(Әлки, 17 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре") .Әлки районыннан студент Ильвир Хәйруллин билбау көрәше буенча Татарстан чемпионы булды, дип яза район газетасы.

Билбау көрәше буенча Татарстан чемпионатында безнең егетләр-кызлар уңышлы чыгыш ясады. Мамадышта узган әлеге бәйгедә ир-атлар һәм хатын-кызлар көч сынашты. Яңа Салман авылыннан Ильвир Хәйруллин, үз авырлыгында беренче урын яулап, чемпион исеме алды. Ильвир бүген Казан вузында физкультура бүлегендә укый. Аның тренеры – әтисе Илмир Хәйруллин.

Базарлы Матактан Марат Сабиров, Иске Тахталыдан Ксения һәм Вероника Хәйруллиналар үз авырлык категорияләрендә өченче урын яуладылар.