Актанышта татар-башкорт милли көрәше узды

Анда келәм хуҗалары – Актаныш командасы җиңү яулады.
(Актаныш, 17 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары") 14-15 апрель көннәрендә Актанышта татар-башкорт милли көрәшенең Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына  республика ярышлары узды, дип яза район газетасы.Анда келәм хуҗалары – Актаныш командасы җиңү яулады. Узган ел батыр калган Саба егетләре – II, Кукмара көрәшчеләре – III урында.