СКА – «Ак Барс» матчын "Kazan-Arena" медиафасадында күрсәтәләр

Тавыш 95.0 FM ешлыгында трансляцияләнә

 (Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Бүген Казанның «Ак Барс» һәм Санкт-Петербургның СКА командаларының Гагарин Кубогы өчен финал сериясенең 4 нче матчын "Kazan-Arena" медиафасадында күрсәтәләр.

Очрашу 19.30 сәгатьтә Санкт-Петербургта уза. Тавыш 95.0 FM ешлыгында трансляцияләнә. Керү ирекле.