Рөстәм Миңнеханов Җәмил Чичек белән очрашуда танылган спортчы Караденизны кабул итте

Спортчы Рөстәм Миңнехановка һәм Җәмил Чичекка “Рубин” клубының футболкаларын презентацияләде

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). 16 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Республикасы Бөек милли җыен Рәисе Җәмил Чичек очрашуы узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Төркия делегациясе вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашкан очрашуга “Рубин” ФК ярымсакчысы Гекдениз Карадениз да чакырылган иде.

Мәртәбәле затлар республиканың төп футбол командасы лидерларының берсен җылы сәламләделәр. Чичек Караденизга Төркия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында мөнәсәбәтләрне үстерүгә өлеш керткәне өчен Рәхмәт билгесе тапшырды. Танылган спортчы, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка һәм Җәмил Чичекка “Рубин” клубының футболкаларын презентацияләде, дип хәбәр итә казанлылар матбугат хезмәте.