Казанда “Рубин” һәм “Урал” яшьләр составы матчы уза

Уен «Рубин» стадионында узачак

  (Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Илдар Райманов). Бүген көндез Казанда «Рубин» стадионында Премьер-лига клублары яшьләр командалары беренчелеге 24 нче турының “Рубин” һәм “Урал” арасында матчы уза.
Уен 15.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
«Рубин» яшьләр командалары беренчелеге таблицасында 5 нче урынны били, аның активында 38 очко. “Урал” 15 балл белән 15 нче позицияне били.
Казан һәм Екатеринбург клубларының төп составлары 18 апрельдә 19.00 сәгатьтә “Рубин” стадионында уйный.