Бүген 17.00 сәгатьтә «Ак Барс» – СКА матчына билетлар сатыла башлый

Билет бәясе – 1-5 мең сум

  (Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Бүген 17.00 сәгатьтә Казанның «Ак Барс» һәм Санкт-Петербургның СКА командаларының Гагарин Кубогы өчен финал сериясенең 5 нче матчына билетлар сатыла башлый. Матч якшәмбе Казанда, “Татнефть-арена”да 17.00 сәгатьтә башлана.
Бер кешегә 2 билет кына сатылачак. Билет бәясе 1-5 мең сум тәшкил итә, дип хәбәр итә казанлылар матбугат хезмәте.