Түбән Кама яшүсмерләре хоккей сезонын япты

Түбән Каманың яшүсмерләр клублары өчен чыгыш ясаучы 9 хоккей командасы узган сезондагы уңышлы уены өчен бүләкләнде
(Түбән Кама, 17 апрель, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада ишегалды клублары командалары арасында хоккей сезонын ябу тантанасы булды. Тантаналы чара шәһәрнең Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда узды.
Төрле дәрәҗәдәге турнирларда ирешкән уңышлары өчен өч яшь төркемендә үзләренең ишегалды клублары өчен чыгыш ясаучы 9 команда бүләкләнде. Яшүсмерләрне киләчәк хоккей карьерасындагы тәүге уңышлы адымнары белән котларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм шәһәр мэры Айдар Метшин да килгән иде.
Искәртеп узабыз, Түбән Камада балалар хоккее үсешенә гаять зур игътибар бирелә – шәһәрнең һәр микрорайонында заманча хоккей мәйданчыклары бар. Җирле ишегалды клублары Бөтенроссия чараларында (алар арасында “Алтын алка” турниры да бар) күп тапкырлар җиңү яулады һәм призлы урыннарга лаек булды.