Чемпионнар лигасы җиңүчеләре – “Динамо” волейболчылары Татарстан башкаласына кайтты

Казан аэропортында аларны җанатарлар каршы алды

  (Казан, 17 март, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген Чемпионнар лигасы җиңүчеләре – “Динамо” волейболчылары Татарстан башкаласына кайтты. Казан аэропортында аларны җанатарлар каршы алды.

Команданы ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров һәм ТР яшьләр эшләре, спорт министры Рафис Борһанов котлады. Алар, Россиядә бу җиңүне күптән – 1995 елдан бирле көттеләр, дип билгеләп үттеләр. ТР яшьләр эшләре, спорт министры, “Ак Барс” командасы җиңелүеннән соң динамолылар уңышы кәефне күтәрде, дип белдерде.

“Динамо-Казан” баш тренеры Ришат Гыйлаҗетдинов җанатарларга рәхмәт белдерде. “Җиңел булмады, әмма безнең уңыш – Россия волейболы, Татарстан һәм Казан өчен бөек казаныш”, - дип билгеләп үтте ул.

Казан командасы капитаны Мария Бородакова, шулай ук спортчыларны уйнарга дәртләндерүчеләргә рәхмәт белдерде.

Искәртеп узабыз: кичә Чемпионнар лигасында Казанның “Динамо” волейболчылары Төркиянең “Вакифбанк” командасын 3:0 исәбе белән җиңде.