news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зенит-Казан» капитаны: Президент белән яңа очрашу өчен күп көч куячакбыз

Александр Бутько командага республика игътибары булу күңелле, диде.

«Зенит-Казан» капитаны: Президент белән яңа очрашу өчен күп көч куячакбыз
tatarstan.ru

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Шипилов). «Зенит-Казан» ир-атлар волейбол клубы капитаны Александр Бутько Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның команданы котлавын шәрехләде.

«Җиңү яулаганнан бераз гына вакыт узса да, бу инде үткәндә калды. Безнең өчен җитди уеннар һәм турнирлар көтелә. Шуңа күрә без Президент белән май аенда ук очрашырбыз дип өметләнәбез, моның өчен үзебездән күп көч куячакбыз. Республика җитәкчелегенең безне хәтердә тотуы бик күңелле», - диде Бутько.

Шулай ук ул команданың ял көннәрен ничек үткәрүе турында да сөйләде. «Ял итәргә, хәл җыярга вакытыбыз булды. Озакка сузылган турнадан соң гаилә белән ял итәргә бер атна вакыт бирделәр. Соңгы берничә айда бездә физик һәм техник әзерлеккә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирү мөмкинлеге булмады, шуңа күрә бу компонент буенча эшләдек», диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100