news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның өч спорт корылмасы Россиядә иң яхшылар исемлегенә керде

«Казан Арена» стадионы һәм Спортның ишкәкле спорт төрләре үзәге, Әлмәттәге «Мирас» бассейны Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләре һәм призерлары булды.

Татарстанның өч спорт корылмасы Россиядә иң яхшылар исемлегенә керде

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының берьюлы өч спорт объекты Россия Спорт министрлыгы ярдәмендә үткәрелә торган «Арена» илкүләм бәйгесе нәтиҗәләре буенча иң яхшылар арасына керде. Конкурсны оештыручыларның йомгаклау матбугат релизында шул хакта хәбәр ителә.

Әлмәтнең «Мирас» бассейны бәйгенең «Йөзү бассейннары» номинациясендә җиңү яулады.

2018 елның 19 ноябрендә ачылган «Мирас» 50 метрлы бассейн, балалар бассейны, шулай ук тренажер залы белән җиһазландырылган. Комплексның гомуми мәйданы 12 мең квадрат метр тәшкил итә.

Ишкәкле спорт төрләре үзәге исә «Махсуслаштырылган спорт корылмасы» номинациясендә өченче урынга лаек булды.

Җиңүчеләр арасына «Казан Арена» стадионы да керде. Исеме күптән түгел генә «Ак Барс Банк Арена» дип үзгәртелгән футбол стадионы «А» категориясендәге стадионнар» номинациясендә беренче урынны яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100