Нурлатта Кыш Бабай призларына хоккей турниры үтте

Әлеге традицион турнир ике көн дәвам итте һәм анда быел 2005 елгы малайлардан торган командалар көч сынашты

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”). Әлеге традицион турнир ике көн дәвам итте һәм анда быел 2005 елгы малайлардан торган командалар көч сынашты. Шул рәвешле, бозда “Ледок” (Нурлат), ЦСК ВВС (Самара), “Челны” (Яр Чаллы) һәм “Ледокол” (Яшел Үзән) командалары очрашты.
Турнирның җиңүчесе “Ледокол” командасы булды: алар барлык матчларын да оттылар. “Челны” һәм ЦСК ВВС II-III урыннарны бүлештеләр. Хуҗалар IV урын белән генә канәгатьләнсәләр дә, әлләни көрсенмәделәр, чөнки алар өчен бу турнир тәүге зур бәйге иде бит.
– Безгә әлегә уен практикасы җитеп бетми, һәм бу уңайдан турнир бик яхшы тәҗрибә туплау булды. Тиздән Татарстан күләмендәге турнирга барабыз, һәм нәкъ әлеге беренчелек алдыннан көчле командалар белән көрәшеп алу бер дә зыян итмәячәк, – ди “ледоклыларның” тренерлары Игорь Тарасов.
Җиңүчеләр һәм призерларны Кыш Бабай белән Кар Кызы котлады, алар шулай ук шәхси номинацияләрдә дә бүләкләр тапшырдылар. “Ледок” уенчысы Данил Бархаткин турнирның иң яхшы сакчысы дип танылды, дип яза "Дуслык" газетасы.