news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районының Девятерня авылында спорт мәйданчыгы ачылды

Ул волейбол һәм баскетбол уйнар өчен җиһазландырылган.

Әгерҗе районының Девятерня авылында спорт мәйданчыгы ачылды
http://agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 16 октябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗенең Девятерня мәктәбе территориясендә Республика программасы кысаларында төзелгән спорт мәйданчыгы ачылды. Ул волейбол һәм баскетбол уйнар өчен җиһазландырылган. 

Тантанада район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина һәм башка кунаклар катнаштылар. 

Әлеге спорт мәйданчыгын сафка бастырган «СтройГрад» оешмасы исеменә күп кенә рәхмәт сүзләре җиткерелде. 

«Иң зур теләк — спорт мәйданчыгы буш тормасын. Бу мәйданчык авыл яшьләренең дә даими йөрү урынына әверелсен иде. Шул ук вакытта сакчыл караш турында да онытырга ярамый», — дип теләделәр чарада катнашучылар. 

Спорт бәйрәме җитәкчеләрнең һәм укучыларның волейбол буенча үзара уены белән тәмамланды. Матур традиция буенча, дуслык җиңде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100