Татарстан делегатлары Тина Канделакины Казан марафонына чакырган

Канделаки Сочида Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленда катнашучылар белән җиңел атлетика стартына чыккан.

(Сочи, 16 октябрь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Татарстаннан Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучылар “Матч ТВ” генераль продюсеры Тина Канделакины Казан марафон-2018гә чакырганнар. Бу хакта “Татар-информ” корреспондентына TatarRun директоры Вадим Янгиров җиткерде.

“Фестивальдә шундый йөгерү оештырулары бик әйбәт. Спорт һәрчак берләштерә, биредә стартка 73 илдән чыктылар. Без Тина Канделакины Казан марафоны – 2018гә чакырдык. Аннан әле җавап булмады, вакыт күп бит әле, әмма без аның Казанга киләсенә өметләнәбез”, - диде Янгиров.