Татарстан,Удмуртия,Башкортостан хоккейчылары Әгерҗедә очраша

Бүген 2007-2008 елгы хоккейчылар арасында хоккей ярышлары була.
(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Татарстан, Удмуртия, Башкортостан хоккейчылары Әгерҗедә очраша, дип хәбәр итә җирле басма.  Бүген, ягъни 16 сентябрь көнне Боз сараенда 2007-2008 елгы хоккейчылар арасында хоккей ярышлары була. Боз өстендә Татарстан, Удмуртия, Башкортостаннан килгән командалар уйный. Ярышлар сәгать 9 да башална. Әгерҗенең яшь спортчыларына көч бирергә килегез, диелә хәбәрдә.