Татарстанда татар көрәше «кара каплан» дип аталган спорт төренә таянып торгызылачак

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, «кара каплан» спорт төре буларак дөньяга танылмаган.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда татар көрәшен «кара каплан» дигән спорт төренә таянып торгызырга ниятлиләр. Моның өчен махсус эшлекле төркем булдырылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде.

«Иске китапларыбызга таянсак, татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани «кара каплан» турында сөйли. Кызганыч, XVIII–XIX гасырдагы кылычларыбыз сакланып калмаган. Димәк, татарларга кылыч куллану тыелган. Ирләребез бар икән, ир-атлар буларак, ирлегебезне күрсәтергә тиеш, җырлап-биеп йөрергә генә димәгән. Көрәшне «кара каплан”га таянып торгызсак, кызыклырак булыр иде.

Камил хәзрәт әзер китаплар, видеодәресләр булмавын әйтте. «Кара каплан»ның исеме генә бар, без аны төрки халыкныкы дип әйтә алабыз, ләкин безгә аны нәкъ менә татарның мирасы буларак торгызырга кирәк. Аның берничә алымы бар, калганын язма истәлекләргә таянып, кагыйдәләрен кире кайтарып була, осталарыбыз бар. Башкортлар, казахлар, хәтта төрекләр дә «кара каплан» турында хәбәрдар. Спорт төре буларак ул дөньяга танылмаган», — ди ул.

«Эшлекле төркем оешачак, без бүген үз фикерләребезне яңгыраттык. Мәсәлән, татар кылычы булган икән, димәк, ул кулланылырга тиеш. Музейларда карасак, анда 2 кылычның гына сакланып калганын күрәбез. Бу теманы кузгатканбыз икән, казаклар, руслар да „бездә мечь, Илья Муромецларыбыз бар“, дип, әйтергә мөмкин. Ә татар халкында алар кайда? Камыр батыр гынамы?» — диде мөфти.

Камил хәзрәт әлеге мәсьәлә ни өчен Диния нәзарәте тарафыннан күтәрелгәнлеген аңлатты. «Мөфтияттә эшләүчеләр, мин үзем дә атнасына 3 тапкыр көрәш белән шөгыльләнәм. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) көрәшкәч, без дә көрәшәбез. Аннан соң, Шиһабетдин Мәрҗани дә бөек имам булуына карамастан, бик мәшһүр көрәшче булган», — диде ул.

«Кызганыч, көрәшкә йөрүчеләр бик аз. Ни өчендер яшьләргә ул кызык түгел. Безнең динебез — яшәү рәвеше. Пәйгамбәребезнең (с.г.в): „Көчле мөселман зәгыйфь мөселманга караганда Раббыбызга якынрак“, — дигән бер хәдисе бар. Дин яныннан караганда да, без көчле булырга, кеше белән көрәшә белергә тиеш. Көрәшкә әзерлекләр бүгенге көннән башланды», — диде Камил Сәмигуллин.