XVI федераль Сабан туеның баш батыры билгеле булды

Абсолют батырга "Фольксваген" автомобиле тапшырылды

(Түбән Новгород, 16 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Түбән Новгородта узган XVI федераль Сабан туенда мәйдан хуҗасы - Түбән Новгородтан Рөстәм Садыйков абсолют батыр булды. Абсолют батыр исеме өчен ул Питрәчтән Фәрхәт Фәйзуллин белән көрәште. 

85 кг кадәрле үлчәүдә икенче урын алган Рөстәм Садыйков мәйдан хуҗалары данын яклап, 130 кг үлчәүдәге Фәрхәт Фәйзуллин белән көрәште. Баш батырны ачыклаганда беркадәр аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Башта абсолют батыр дип Фәрхәт Фәйзуллинны атаганнар иде. Әмма судья Түбән Новгородтагы һәм Татарстандагы көрәш кагыйдәләрен аерылганны әйтеп, яңадан көрәшүне таләп итте. Көрәштә 85 кг үлчәүдәге Рөстәм Садыйков 130 кг үлчәүдәге Фәрхәт Фәйзуллинны җиңгәч, нәтиҗәләр белән Татарстан ягы ризасызлыгын белдерде. 

Билгеле булганча, Татарстан көрәш кагыйдәләре буенча, аяк чалу катгый тыела. Фәйзуллин көндәшен өч тапкыр күтәрде. Шул сәбәпле, Татарстан көрәш кагыйдәләре буенча, аңа балл бирелергә тиеш иде. Түбән Новгород егете Садыйков бер тапкыр да күтәреп читкә ата алмаса да, Фәйзуллинны, үз кагыйдәләре буенча аркасына салу сәбәпле, үзен җиңүче санады.  

Мәсьәләгә ачыклыкны халыкара категорияле судья Әнәс Хәлилов кертте. Ул җиңүчене билгеләгәндә, ике якның да риза булырга тиешлеген әйтеп, тагын бер тапкыр көрәшергә кирәклеген әйтте.  Әмма көрәшчеләр бу шартлар белән риза булмады. Абсолют батыр дип Рөстәм Садыйковны игълан иттеләр. Фәрхәт Фәйзуллин баш батыр асты калды.

65 кг категориядә җиңүче исемен Татарстан егете Салават Мифтахов алды. 75 кг кадәрле категориядә Марий Элдан Мөнир Галләмов. Пенза өлкәсеннән Динар Шәрипов 85 кг категориядә җиңүче, 100 кг кадәрле үлчәүдә- Раил Нургалиев, 130 кг - Фәрхәт Фәйзуллин. 

XVI федераль Сабан туе батырлары:

65 кг кадәрле үлчәүдә:

1. Мифтахов Салават – Татарстан

2. Мтиев Эльфис – Чувашия

3. Люсгрицкий Дмитрий – Түбән Новгород

 75 кг  кадәрле үлчәүдә:

1. Галләмов Мөнир – Марий Эл

2. Ибраһимов Артур – Пермь крае

3. Нургалиев Фиркать – Татарстан

85  кг кадәрле үлчәүдә:

1. Шәрипов Динар – Пенза өлкәсе

2. Садыйков Рөстәм – Түбән Новгород өлкәсе

3. Карипов Рөстәм – Ульяновск өлкәсе

100  кг кадәрле үлчәүдә:

1. Нургалиев Раил – Татарстан

2. Әдиятуллин Дамир – Татарстан

3. Мостафин Динар – Түбән Новгород өлкәсе

130  кг кадәрле үлчәүдә:

1. Фәйзуллин Фәрхәт – Татарстан

2. Мараков Раил – Татарстан

3. Абдуллин Лениз – Татарстан