Татарстанда җилкәнле спорт ярышлары башланды

Ярышларда катнашучының иң яшенә 9, иң өлкәненә 68 яшь

 (Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстанда "Кама диңгезе-2016" җилкәнле спорт буенча ярышлар башланды. Анда 13 команда катнаша, дип хәбәр итә ТР Лаеш районы матбугат хезмәте.

Ярышларда катнашучының иң яше 9, иң өлкәне 68 яшьтә.

Казан, Яшел Үзән, Чаллы, Алабуга, Тольятти, Түбән Новгород, Башкортстан, Пермь крае, Чиләбе өлкәсе, Ярослав өлкәсеннән килгән яшь спортчыларны Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде.

"Кама диңгезе" җилкәнле ярышлар таныла башлады. Ел саен катнашучылар саны арта. Безнең районда җиде елга бар, Идел сусаклагычының күләме зур. Бу ярышларны яратып өлгердек. Аларны көтеп алабыз һәм җитди әзерләнәбез. Спортчыларга яшәү өчен уңайлы шартлар тудырабыз, ялларын күңелле оештырабыз", - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев һәм ТР Җилкәнле спорт федерациясенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

(Гөлүзә Василова әзерләде)