Быелгы федераль Сабан туеның баш батыры: "Көндәшем дә үзен җиңүче дип саный"

Рөстәм Садыйков чыгышы белән Татарстанның Ютазы районыннан

 (Түбән Новгород, 16 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Әле берничә минут элек кенә Түбән Новгород өлкәсендә узган XVI федераль Сабан туеның баш батыры исеме билгеле булды. Ул - Түбән Новгородта яшәүче 29 яшьлек Рөстәм Садыйков. Финалда аның келәмдәше - Питрәч егете, 130 кг лы үлчәмдәге Фәрхәт Фәйзуллин батыр асты калды. Җиңүчегә "Фольксваген" автомобиле бүләк итеп бирелде.

Искәртеп узыйк, бүген баш батыр исеме өчен көрәшкәндә җитди генә аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Бу көрәшчеләрнең төрле кагыйдәләр буенча бил алышуына бәйле иде. Татарстан судьясы Әнәс Хәлилов Түбән Новгородта аяк чалу, кысып алу кебек техник алымнар рөхсәт ителүен билгеләп узды. Ә бездә бу катгый тыела. Татарстан судьялары ризасызлык белдерсә дә, оештыручылар баш батыр итеп 85 кг лы үлчәмдәге Рөстәм Садыйковны таныды. Судья Әнәс Хәлилов, бу конфликтка бәя биреп: "Сарык та исән калырга, бүре дә тук булырга тиеш", - дигән мәкальне китерде. Әмма килеп туган сорау ике як риза булырлык  итеп хәл ителми калды.

Федераль Сабан туен ябу тантанасында абсолют батыр Сабан туе флагын төшерде һәм журналистлар белән аралашты.

"Мин бик бәхетле, канәгать. Миңа ярдәм иткән тамашачыларга рәхмәтлемен", - диде Рөстәм. Көндәшләрен бәяләп, аларның бик көчле булуын, профессиональ көрәш белән шөгыльләнүләрен билгеләп узды. "Бүген миңа бары тик аларга караганда бераз гына күбрәк уңыш елмайды дияргә була. Тамашачылар да, әйткәнемчә, бик ярдәм итте", - ди Рөстәм Садыйков.

Баш батырны ачыклаганда килеп чыккан низаг турында әйтеп: "Анда балл булмады дип саныйм, шуңа күрә мин бәхәсләшә башладым. Тамашачылар мине хуплады. Ә көндәшем һаман үзен җиңүче дип саный. Без җиңелгән вакытта һәрвакыт барыбер үзебезне җиңүче дип таныйсыбыз килә бит", - диде. Көрәш кагыйдәләре аерылуга килгәндә, Рөстәм Садыйков үзен кагыйдәдән тайпылган дип санамый. "Милли көрәш белән озак шөгыльләндем. Ютазы районында мин дүрт тапкыр абсолют батыр булып калган кеше. Беренче көрәшүем түгел", - ди баш батыр.

Рөстәм Садыйков Ютазы районы Урыссу бистәсендә туганлыгын әйтте. 16 яшендә Казанга күченеп, анда олимпия резервы училищесында шөгыльләнгән. "Казанда грек-рим көрәше әллә ни үсеш алмаганлыктан, Түбән Новгородка күченергә мәҗбүр булдым. Монда 6 нчы ел яшим. Төп спорт төрем - грек-рим көрәше. Кара-каршы көрәш спорты төрләре белән 10 яшьтән бирле шөгыльләнәм", - дип сөйләде баш батыр. Имгәнүләрсез дә булмаган.

"Татарстан - минем туган ягым. Аны һәрвакыт яратачакмын. Әле күптән түгел генә шуннан кайтым. Хәзерге вакытта әти-әнием Ютазыда яши", - диде Рөстәм һәм якыннарына татар телендә сәлам юллады. Моңа кадәр аның федераль Сабан туйларында катнашканы булмаган. Шәһәр Сабан туенда ике ел бил алышкан, әмма абсолют авырлык категориясендә көрәшкәне булмаган. "Быел җиңүгә омтылышым булды", - ди Рөстәм Садыйков.