Татарстанның ике җиңел атлеты Ауропа чемпионатында катнашуга дәгъва кыла

Россиянең 106 җиңел атлеты Ауропа чемпионатында чыгыш ясаячак Россия җыелма командасының башлангыч составына керде


(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Россиянең 106 җиңел атлеты Ауропа чемпионатында чыгыш ясаячак Россия җыелма командасының башлангыч составына керде.
Саранскида төгәлләнгән Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясенең президиум утырышы узды, анда 27 июльдән 1 августка кадәр Барселонада узачак Ауропа беренчелегендә чыгыш ясаячак Россия җыелма командасының башлангыч составы расланды, дип хәбәр итә Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясенең матбугат хезмәте.
Исемлектә Татарстанның ике җиңел атлеты – озынлыкка сикерүдә ил чемпионатында җиңү яулаган Людмила Колчанова (Кострома өлкәсе – Татарстан) һәм өчле сикерүдә көмеш медальгә лаек булган Алсу Мортазина да бар.