“Россия 2” телеканалы Татарстанның тагын 20 районында күрсәтә башлады

Шуның нәтиҗәсендә республикада телевизион җанатарларның саны тагын да артачак

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). “Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре” Федераль дәүләт унитар предприятиесе элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән берлектә республика территориясендә “Россия 2” (“Спорт”) телеканалын трансляцияләүче 20 яңа элемтә корылмасын файдалануга тапшыру эшен төгәлләде.
“Россия 2” каналы телевизион аудиториясе сафларын Шәмәрдән, Чирмешән, Теләче, Сарман, Пучы, Яңа Чишмә, Түбән Шубан, Мөслим, Мамадыш, Котлы-Бөкәш, Кама Тамагы, Зәй, Буа, Болгар, Балтач, Базарлы Матак, Апас, Алешкин Саплык, Алексеевски һәм Актаныш торак пунктларында яшәүчеләр тулыландырды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсеннән хәбәр иттеләр.