Вадим Токаревның чираттагы көндәше кем булачагы әлегә билгеле түгел

Вадим Токаревның чираттагы көндәше кем булачагы әлегә билгеле түгел

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында танылган Казан боксчысы Вадим Токарев, аның менеджерлары Ринат Йосыпов һәм Александр Абросимов катнашында матбугат конференциясе булды. В.Токарев май аенда Америкада 26 яшьлек көндәше Феликс Кораны җиңеп, NABF версиясе буенча беренче авыр үлчәүдә чемпион титулын яулаган иде. Матбугат очрашуында танылган боксчы әлеге уңайдан үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Минем Кушма Штатларга беренче мәртәбә генә баруым түгел, дип башлады сүзен Вадим Токарев. Соңгы баруымда Лос-Анджелес шәһәрендә ел ярымга якын күнегүләр уздым. Тренировкалардан тыш, концертларга, рестораннарга йөрергә дә вакыт таба идем. Америкада ничек кенә яхшы булмасын, күңел барыбер Казанга тарта.

Быелның сентябрь аенда В.Токарев АКШның Майами шәһәрендә дөньяның иң көчле боксчыларының берсе белән профессиональ рингта очрашу үткәрәчәген дә билгеләп үтте. Бу уңайдан тиешле килешү төзелмәгәнгә, Вадимның көндәше кем булачагы әлегә мәгълүм түгел.

Ринат Йосыпов журналистларга 18 июньдә Казанда «RS sport promotion» промоутер компаниясе профессиональ бокс кичәсе уздырачагы хакында да хәбәр итте. Анда Казан боксчылары Шәүкәт Мәдәминов, Алексей Соловьев һәм Рәүф Гәрәев тә чыгыш ясаячак. Ринат әфәнде билгеләп үткәнчә, башкалабызның дөньяның иң көчле боксчылары очрашуын үткәрү мөмкинлеге дә бар. Моңа бары тик теләк һәм акча гына кирәк. Татарстанда спортны үстерүгә зур чыгымнар тотылса да, дәүләт структураларының профессиональ бокска игътибары җитеп бетми. Футбол һәм хоккейдан аермалы буларак, танылган боксчылар көрәшен оештыруга тотылган чыгымнар тулысынча каплана бит, диде Р.Йосыпов.