Швейцариядә «Рубин» икенче уенда оттырды

Швейцариядә «Рубин» икенче уенда оттырды

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Хәзер Швейцариядә җыеннарда булган Казанның «Рубин» командасы кичә Швейцария клубы «Сьон» белән иптәшләр очрашуы үткәрде. Корбан Бердыев спортчылары 1:2 исәбе белән оттырды.

Исәпне 11нче минутта «Сьон» ачты. 2 минут үткәч, казанлылар исәпне тигезләү мөмкинлеге алды, әмма Алехандро Домингес аны гамәлгә ашырмады. Ә швейцариялеләр 30нчы минутта исәпне икеләтте.

«Рубин» бары тик икенче тайм уртасында гына көндәш капкасына туп кертте, әмма Бохаровның уңышы гына җиңү өчен җитмәде.

Иртәгә казанлылар Швейцария җыеннарында соңгы контроль уенны үткәрә. Бу юлы аларга каршы «Тун 1898» уйнаячак.