news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Слуцкий сезон нәтиҗәләре буенча «Рубин»ның Европа Кубогына ничек үтүе хакында сөйләде

Барыбыз да, бөтен клуб бердәм булып эшли, бөтенебез дә үз командабызны тагын да яхшырак итәргә тырышабыз, диде Казан клубының остазы.

Слуцкий сезон нәтиҗәләре буенча «Рубин»ның Европа Кубогына ничек үтүе хакында сөйләде

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Тимур Касыймов). «Рубин» футбол клубының баш тренеры Леонид Слуцкий Россия Премьер-лигасының 30нчы тур уены («Ротор»га каршы матч 1:1 исәбенә төгәлләнде) һәм тулаем алганда чемпионат нәтиҗәләре турында үз фикерләре белән уртаклашты.

«Күп кенә уңайлы моментлар булды. Гадәттә, Бакаев һәм Макаров бу позицияләрдән бик оста файдалана. Әмма җаваплылыкның югары дәрәҗәсе, көннең эссе булуы һәм киеренкелек — боларның барысы да уенда чагылыш тапты дип уйлыйм», — диде Казан клубының остазы матчтан соң.

«Рубин»ның бу сезон нәтиҗәләре буенча нәрсә хисабына 4нче урынны яулавы һәм Европа Кубогына үтүе хакында сөйләгәндә, Слуцкий тулаем клубны билгеләп узды.

«Барыбыз да, бөтен клуб бердәм булып эшли, бөтенебез дә үз командабызны тагын да яхшырак итәргә тырышабыз. Клубта эшләүче һәр кеше нәтиҗәләр яхшы булсын өчен үз өлешен кертә. Шунлыктан быел без бик яхшы эшләдек», — дип белдерде Слуцкий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100