news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» – «Ротор» матчына 12 меңгә якын тамашачы килер дип көтелә

Казан клубы Россия чемпионатында дүртенче урынны били.

«Рубин» – «Ротор» матчына 12 меңгә якын тамашачы килер дип көтелә

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Казанда Россия Премьер-лигасы футбол сезонының җирле «Рубин» һәм Волгоградның «Ротор» командалары арасындагы соңгы матчына 12 меңгә якын җанатар (шуларның 350се — кунаклар клубының фанатлары) җыелырга мөмкин. Бүген клуб, Россия Футбол берлеге һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашындагы матч алды киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китерелде.

Әгәр Казан клубы үз кырында үткәргән соңгы очрашуга 10 меңнән артык кеше җыелса, «Рубин» — «Ротор» матчы бу сезонда тамашачылар саны буенча икенче уен булачак. Татарстан башкаласында Россия Премьер-лигасының бу чемпионатында иң күп тамашачы 2020 елның 20 сентябрендә «Рубин» һәм «Спартак» (0:2) командалары арасындагы 8нче тур уенында теркәлгән. Ул вакытка матчка 18 465 тамашачы килгән.

Казанда тамашачылар саны ягыннан әлегә икенче матч — «Рубин» һәм «Зенит» (2:1) командалары арасындагы 21нче тур уены. «Ак Барс Арена» стадионындагы әлеге очрашуны 9211 кеше караган.

«Рубин» — «Ротор» матчы бүген, 16 майда, «Ак Барс Арена» стадионында узачак. Очрашу 14.00 сәгатьтә башлана. Шунысын да искәртик: Казан клубы Россия чемпионатында дүртенче урынны били.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100