Казан йөзүчесе Россиянең ачык чемпионатында җиңде

Россия ачык чемпионатында һәм беренчелегендә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 800 дән артык яшүсмер катнаша

 (Казан, 16 май, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Казанда уза торган Россия ачык чемпионатында Казан спортчысы Эрнест Максумов җиңде. “Дельта” Олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр махсус мәктәбендә тәрбияләнүче спортчы берьюлы ике дистанциясенә иң яхшы нәтиҗәләргә иреште.
Россия ачык чемпионатында һәм беренчелегендә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 800 дән артык яшүсмер катнаша.
Спорт мастеры Эрнест Максумов ирекле стильдә 400 метр һәм 1500 метр дистанцияләрендә җиңде.
Спортчының тренеры - тәҗрибәле укытучы Г.Гарипова, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.