“Динамо” волейболчылары Казанга искитмәле уңыш белән кайтты

Казан аэропортында дөнья һәм Россия чемпионнарын ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы җитәкчелеге, шулай ук күп санлы җанатарлар каршы алды

 (Казан, 16 май, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген “Динамо” волейболчылары Казанга искитмәле уңыш белән кайтты. Казан аэропортында дөнья һәм Россия чемпионнарын ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы җитәкчелеге, якыннары, дуслары һәм күп санлы җанатарлар каршы алды

Самолеттан беренче булып, трофейларын кулларына тоткан килеш Казанның “Динамо” командасы капитаны Мария Бородакова һәм Екатерина Гамова чыкты. Чемпионнар һәм команда тренеры Ришат Гыйлаҗетдинов, беренче сәламләү һәм котлаулардан соң, байкерлар колонасы озатуында сәхнәгә узды, анда аларны җанатарлар көтә иде.

Дөнья һәм Россия чемпионнарын беренче булып ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов котлады.

Ул командага Казанны һәм Татарстанны танытуы өчен рәхмәт белдерде. “Сездән күреп күп яшьләр волейбол белән шөгыльләнә башлый. Сезнең өчен планетаара турнир уйларга кирәктер, чөнки сез җирдәге трофейларны алып бетердегез”, - дип канәгатьлек белдерде Р.Борһанов.

Команданың баш тренеры Ришат Гыйлаҗетдинов, Казанга чемпионнар булып кайту күңелле, дип белдерде.

Ә команданың капитаны Мария Бородакова җанатарларга рәхмәт белдерде. “Безнең өчен, кичә Россия чемпионатында тулы трибуна җанатарларны күрү бәхет иде, - диде волейболчы. – Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт”.