“Динамо-Казан” волейболчылары Россия чемпионнары булды

Казан клубы дүртенче ел рәттән – илнең иң яхшы командасы

  (Казан, 16 май, "Татар-иинформ"). Кичә Одинцовода узган Россия чемпионатының “алтын матч”ында Казанның “Динамо” волейболчылары Мәскәү клубташларын җиңеп, ил чемпионнары титулын раслады.

Ришат Гыйлаҗетдинов спортчылары көндәшләрен 3:0 (25:17, 25:21, 25:18) исәбе белән җиңде. Финал матчында соңгы очконы командага Екатерина Гамова китерде. Казан клубы дүртенче ел рәттән – Россия чемпионаты җиңүчесе.

Искәртеп узабыз, узган сезонда Гамова һәм Ко, шулай ук Чемпионнар лигасында һәм клуб дөнья чемпионаты җиңүчеләре булды. Казанның “Зенит” командасы волейболчылары да Россия чемпионнары булган иде.