news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс»ка плей-оффта тырыш уеннары өчен рәхмәт белдерде

Казан командасы хәлиткеч матчта овертаймда «Авангард»ка 3:4 исәбе белән оттырды.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Гагарин Кубогы ярымфиналының җиденче матчында «Ак Барс» овертаймда Омскиның «Авангард»ына 3:4 исәбенә оттырды һәм сезонны тәмамлады. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram битендә пост урнаштырды, ул хоккейчыларга фидакяр уеннары өчен рәхмәт белдерде. 

«Без финалга бик якын идек, соңгы секундка кадәр көрәштек. Фидакярлегегез өчен рәхмәт. Аеруча безнең „Ак Барс“ командасының барлык җанатарларына да рәхмәт белдерәсем килә!», — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе һәм барысына да сәламәтлек теләде. 

Элегрәк «Татар-информ» казанлылар һөҗүмчесе Дмитрий Воронковның матчны теш казнасы җәрәхәте алган килеш уйнавын хәбәр иткән иде. Ул сериянең алдагы уенында җәрәхәтләнгән булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100