Татарстанның өч чаңгычысы 2015-2016 еллар сезоны Россия җыелма командасы составына кергән

Алар - Наталья Жукова, Андрей Ларьков һәм Даниил Доценко

 (Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Бүген Россия Чаңгы ярышлары федерациясе президиумы 2015/2016 еллар сезоны чаңгы ярышлары буенча Россия Федерациясе җыелма командасы составында әзерлек үтүчеләр исемлеген раслады.
Шулай итеп, Россия җыелма командасы составына өч татарстанлы -Наталья Жукова, Андрей Ларьков һәм Даниил Доценко кертелде, дип хәбәр ителә Россия Чаңгы ярышлары федерациясе сайтында.